Татарстан Республикасы «Кама урманчылыгы» ДКУ Шомбыт кишәрлеге урманчысы Рифкать Исмәгыйлев Балык Бистәсе районы, Шомбыт урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр белән очрашкан. Очрашу барышында оешманың 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалган һәм 2022 елга бурычлар билгеләнгән.
Рифкать Исмәгыйлев шулай ук «Урман – могҗизалар иле» дигән экологик викторина да үткәргән. Уен барышында балалар урман, агач токымнары, төрле хайваннар һәм кошлар, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җавап биргәннәр.