«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова Зеленодольского муниципаль районының 10 нчы «Созвездие» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган экологик дәрес үткәргән.
Очрашу барышында Венера Ефременкова балаларга Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының махсус сакланыла торган табигать территорияләре, аларның әһәмияте, шулай ук Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркының флора һәм фаунасы турында сөйләгән.
Исегезгә төшерәбез, Тыюлыклар һәм милли парклар көнен Россиядә 11 гыйнварда билгеләп үттеләр. Бәйрәм 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән гамәлгә куела.