Татарстан Республикасында 2022 елда урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек эше башланды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2022 елда урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек эше башланды. Хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнә, аннан соң ул Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, «Авиалесохрана» ФБУ, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән килештереләчәк һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланачак.

Әлеге документта республика урманнары, урман янгыннары формированиеләре, янгын техникасы һәм җиһазлары саны, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсе нигезендә мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һ.б. турында белешмәләр күрсәтеләчәк.

II һәм III типтагы урман янгыннарын сүндерү станцияләрендә урман янгыннары техникасына, тракторларга һәм тагылмаларга планлы техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт үткәрелә, кирәкле запас өлешләр, материаллар һәм җиһазлар сатып алына. Янгын куркынычы янаган чор башланганчы, урманнарны тикшереп торучы хезмәткәрләр «Урман янгыннарын сүндерү тактикасы һәм техникасы. Урман янгыннарын сүндергәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы» программасы буенча өйрәнүләр узачак.

Моннан тыш, якын арада урман тармагы белгечләре халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләренә керешәчәк (урман турында лекцияләр, урман һәм ут белән сак эш итү кирәклеге турында әңгәмәләр, учреждение, оешма һәм предприятие вәкилләре катнашында район киңәшмәләрендә, авыл җирлекләре гражданнарының җыеннарында, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау һ.б.).

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылды һәм 25 октябрьдә ябылды, аның озынлыгы 193 көн тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International