Яшь татарстанлылар «Экотренд» россиякүләм проектында катнаша ала

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Гомуми белем бирү оешмаларының 8-17 яшьлек укучылары «Экотренд» россиякүләм проектында катнаша ала. Аны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыра.

Әлеге чараның максаты – укучыларны табигатькә сакчыл караш булдыру, әйләнә-тирәлеккә карата актив караш тәрбияләү, әйләнә-тирәлеккә актив позициядә булуга юнәлтелгән экологик хәрәкәткә җәлеп итү.

«Экотренд» россиякүләм проектында катнашу өчен https://рдш.рф сайтында теркәлергә, шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белән гариза бирергә һәм хәрәкәтнең рәсми берләшмәләренә 2022 елның 31 гыйнварына кадәр керергә кирәк. Аннан соң катнашучылар «Биремнәр» бүлегендә белем бирү курсын узарга, проектны яшь категориясе буенча үтәргә (экостенд, экологик стартап проектын яки мәктәпне, җирлекне, төбәкне экологияләштерү темасына проект төзергә), хисап төзергә һәм 31 майдан да соңга калмыйча сайтка кертергә кирәк булачак.

Проектта җиңүчеләргә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән брендлы продукция рәвешендә бүләкләр тапшырылачак.

Тулырак мәгълүмат:  https://рдш.рф/competition/971.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International