ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штабның 2022 елда беренче утырышы узды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штабның 2022 елда беренче утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман янгыннары формированиеләрен формалаштыру, урман янгыннарын сүндерү станцияләре өчен янгын җиһазлары һәм инвентарь сатып алу, урманнарны авиация ярдәмендә күзәтеп тору буенча хезмәт күрсәтүгә контрактлар төзү, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына хисап бирү һ.б. кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Александр Орнатский урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты. «Департаментка беренчеләрдән булып шундый документларны Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Пенза өлкәсенең Урман, аучылык хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану министрлыгы белгечләре җибәрде, – дип билгеләп үтте ул. – Җыелма планнар килешенгән һәм вакытында расланган булырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International