Урман тармагы белгечләре авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында хәбәр итә

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Гыйнвар аенда Татарстан Республикасында авыл җирлекләре гражданнарының җыеннары башланды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2022 елга эш планы нигезендә, мондый җыелышларда республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары, участок урманчылары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлар урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек турында докладлар белән чыгыш ясый.

Мәсәлән, Нурлат урманчылыгының кишәрлекләрдәге урманчылары Илдар Йосыпов, Наил Фәсхетдинов, Петр Блинов һәм урман остасы Андрей Андреев Нурлат муниципаль районының Богдашкино, Чулпан, Заречный, Яңа Тумба, Андреевка, Ялаур һәм Тимерлек авыл җирлекләре гражданнары җыенында катнаштылар. Белгечләр үз чыгышларында 2021 елгы янгын куркынычы сезонының төп нәтиҗәләре, бу елга планлаштырылган эшләр турында сөйләделәр, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында искәрттеләр. Урман янындагы кишәрлекләрне, кар эреп бетү белән, коры үлән үсемлекләреннән, урман калдыкларыннан, урып-җыю, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка ягулык материалларыннан чистартып чыгу яисә янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яки янгын таралуга каршы тора ала торган башка төрле чаралар белән аерып чыгару кирәклегенә турында аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International