«Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Туган як табигате» россиякүләм иҗат конкурсында җиңүче булганнар

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең «Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Илвира Кәримова белән Илүзә Кәримова «Туган як табигате» россиякүләм иҗат конкурсында җиңүче булганнар.

Конкурс «Ника» белем бирү порталы тарафыннан үткәрелгән. Конкурска туган як табигате темасына, төрле башкару техникасында теләсә нинди иҗади эшләр (рәсемнәр, эшләнмәләр, шигырьләр, фоторәсемнәр, эссе) кабул ителгән.

Мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Бабамның балачагындагы Шарлам елгасы» һәм «Элек монда елга булган иде» фотоларын тәкъдим иткәннәр. Илвира Кәримова «Өлкән сыйныф укучылары» категориясендә (16-18 яшь), Илүзә Кәримова «Кече мәктәп укучылары» категориясендә (7-11 яшь) җиңүче булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International