Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков Татарстан Республикасына эш визиты белән килде

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Кичә, 17 гыйнварда, ул «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2021 елгы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында»  темасы буенча киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ эше белән танышты.

ИТ-паркта аны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, «ИТ-парк» ДАУ директорының резидентлар белән эшләү һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Рөстәм Юнысов һ.б. озатып йөрде.

Вячеслав Спиренковка ИТ-парк структурасы, аның эшчәнлек юнәлешләре, резидент компанияләр, гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм суперсервислар (татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар) турында сөйләделәр.

Бүген Рослесхоз җитәкчесе урынбасары «Иннополис университеты» ЮБ АКО булды. Анда ул югары белем йортындагы уку шартлары, әзерлекнең төп юнәлешләре, өйрәнелә торган дисциплиналар, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һ.б. турында белде.

Болар белән беррәттән Вячеслав Спиренков автоном транспорт системалары лабораториясендә булды һәм урман тармагын цифрлы үзгәртеп кору мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

Утырышта Рослесхоз җитәкчесе урынбасарына Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын цифрлаштыру тәҗрибәсе күрсәтелде. Аерым алганда, республиканың урман фонды өчен цифрлы сервислар булдыру турында Иннополис университетының бүлендек оешмасы вәкилләре сөйләде. Компаниянең генераль директоры Александр Хәсәнов сүзләренә караганда, 2019 елдан бирле урман фондын мониторинглау сервисы Татарстан геопорталына кертелгән һәм төбәкнең барлык урман фондына күзәтчелек эшен алып бара. Бу вакыт эчендә 6 меңнән артык урман үзгәрешен – агач кисүләрне, җил аударган агачларны һ.б. теркәп булган.

Шулай ук, ясалма интеллект технологияләрен кулланып, урман фондын бәяләү сервисын оештыру проекты һәм кәгазь чыганаклардагы реестр материалларын цифрлы машина-уку төренә күчерүнең Лубян урманчылыгы базасында гамәлгә ашырыла торган республика тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Әйтик, Татарстанда инде хәзер үк 3 меңнән артык урман корылышы планшеты һәм 18 мең диләнкенең чиге билгеләнгән.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча яклар республиканың урман комплексына цифрлы сервислар булдыру һәм гамәлгә кертү тәҗрибәсен өйрәнү турында килештеләр, шул исәптән Россия Федерациясенең башка төбәкләренә һәм федераль мәгълүмат системаларына җәелдерү өлешендә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International