2022 елда Татарстан Республикасында дәүләт йөкләмәсе кысаларында 37,6 мең га мәйданда урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылачак. Исегезгә төшерәбез, бу төр эшнең максаты – урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү.
Урман патологиясен тикшерү ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белгечләре көче белән уздырылачак.