Югары Ослан районында Идел буе урманчылыгы һәм Идел буе урман хуҗалыгының 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген «Идел буе урманчылыгы» ДКУ киңәшмә булып узды, анда 2021 елда урманчылык һәм урман хуҗалыгының эш йомгаклары каралды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде. Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, «Идел буе урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рөстәм Исмәгыйлев, «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Фәрит Галиәхмәтов, ведомствога караган оешмаларның белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән җитәкче-урманчы Рөстәм Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү, табигатьне саклау акцияләре, мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.

«Хәзерге вакытта төп бурычларның берсе – 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, – дип хәбәр итте Рөстәм Исмәгыйлев. – Шулай итеп, без халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшенә керештек. Белгечләр район киңәшмәләрендә, авыл җирлекләре гражданнарының җыеннарында чыгышлар ясыйлар».

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшен көчәйтүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International