Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсының региональ этабына эшләр кабул итү төгәлләнә

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсының региональ этабына эшләр кабул итү төгәлләнә. Бу конкурста Татарстан Республикасының 14-18 яшьләрдәге гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, урта һөнәри белем һәм югары белем бирү программалары буенча белем алучы 16 яшьтән 21 яшькә кадәрге студентлар, шулай ук мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре (өстәмә белем бирү педагоглары, урман хуҗалыгы һәм табигать саклау оешмалары белгечләре) катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: «Урман белеме һәм урманчылык», «Урман хайваннары экологиясе», «Урман үсемлекләре экологиясе», «Проектлы табигать саклау эшчәнлеге», «Урман хуҗалыгы буенча профильле һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы укучыларның иң яхшы тәҗрибә-тикшеренү эше» һәм «Мәктәп урманчылыклары – эшчәнлекне программа-методик тәэмин итү» (укытучылар һәм белгечләр өчен).

Конкурста катнашу өчен анкета-гариза, персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык һәм хезмәтне 2022 елның 31 гыйнварына кадәр cuscuta1959@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан ел саен өч – региональ, федераль читтән торып һәм федераль финал этапларында үткәрелә. Конкурсның максаты – укучыларны табигатьтән рациональ файдалану, ресурсларны саклау технологияләре өлкәсендәге проект эшчәнлегенә җәлеп итү, шәхси үсеш, һөнәри үзбилгеләнеш, яшь буынның табигый-фәнни белем дәрәҗәсен арттыру.

Конкурс турында тулырак мәгълүматлар: https://rosleshoz.gov.ru/+data/DOCS/Положение%20о%20конкурсе.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International