«Урман патшбикәсе-2022» V Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

«Урман патшбикәсе-2022» V Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Әлеге конкурс «XXI гасыр урман кисүчесе»  Россия чемпионатының махсус проекты булып тора.

Конкурсның төп бурычлары булып урман тармагы һөнәрләренең абруен арттыру һәм популярлаштыру, элемтәләрне ныгыту, урман комплексы предприятиеләре арасында партнерлыкны, икътисадый һәм социаль мөнәсәбәтләрне үстерү, бизнесның һәм аның экологик юнәлешендәге социаль җаваплылык идеяләрен алга этәрү, һөнәри юнәлеш бирү һәм актив яшь белгечләрне урман сәнәгате комплексы предприятиеләренә җәлеп итү тора.

Конкурста урман хуҗалыгы өлкәсендә, урман сәнәгате предприятиеләрендә, агач әзерләү һәм агач эшкәртү техникасы җитештерә торган предприятиеләрдә эшләүче 21 яшьтән 35 яшькә кадәрге кызлар, белгечлекләре урман тармагы, экология һәм табигатьтән файдалану белән бәйле студентлар, җәмәгать һәм волонтерлык экологик оешмалары, клублар, хәрәкәтләр вәкилләре, инициативалар, конкурслар һәм проектлар авторлары һәм аларда катнашучы затлар катнаша ала.

Конкурс 4 этапта узачак: гаризалар 20 февральгә кадәр кабул ителә, читтән торып сайлап алу туры, март аенда финал һәм август аенда турыдан-туры суперфинал. «Урман патшабикәсе-2022» V Бөтенроссия конкурсы турында тулырак: https://korolevalesa.ru/polozhenie.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International