ТР Экология министрлыгында Татарстан һәм Пермь краеның хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында түгәрәк өстәл утырышы узды, анда Татарстан белән Пермь краеның хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада Пермь крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Борисов, Пермь крае табигый байлыклар, урман хуҗалыгы һәм экология министры Дмитрий Беланович, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ.б. катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында кунакларга җир асты байлыкларыннан файдалану, экология, урман хуҗалыгын алып бару өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм башка мәсьәләләр турында сөйләделәр.

Иртәгә, 25 гыйнварда, Пермь крае делегациясе вәкилләре «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ урман янгыннарын сүндерү станциясендә булыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International