Чирмешән муниципаль районының «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Кошлар ашханәсе» чарасында катнашканнар. Чара кысаларында балалар кошлар өчен яңа җимлекләр ясаган һәм мәктәп территориясендә элеп чыкканнар.
«Кыш – кошлар өчен авыр вакыт. Каурыйлы дусларга бу чорны үткәреп җибәрергә ярдәм итү өчен, аларны даими ашатып торырга кирәк, – ди берләшмәдә катнашучы Алисә Сәлахова. – Һәркем кул астындагы материаллардан җимлек ясап, аңа ашлык яки икмәк валчыклары салып, кошларны саклап калуга үз өлешен кертә ала».