«Планета - безнең байлыгыбыз» россиякүләм бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

«Планета - безнең байлыгыбыз» россиякүләм бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә.

Әлеге бәйге ике этапта үткәрелә: 14-17 яшьлек Россия, БДБ илләре һәм башка дәүләтләр гражданнары арасында читтән торып (2022 елның 15 гыйнварыннан 3 мартына кадәр) һәм онлайн-форматта (28-29 апрель). Катнашу өчен проектны түбәндәге номинацияләрнең берсендә тәкъдим итәргә кирәк: «ТКХ һәм төзекләндерү», «Эко-архитектура», «Эко-патруль», «Фенологик күзәтүләр − «Язгы кар эрү күренеше», «Дөнья океанында биологик төрлелекне саклау», «Әйберләрнең икенче гомере: апсайклинг», «Халык иҗатында – табигать» һәм «Экология турында социаль реклама».

Бәйгедә катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://nashe-dostoyanie.ru/tpost/7p8x0cc3k1-startoval-vserossiiskii-konkurs-s-mezhdu.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International