«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында 2022 елның беренче яртыеллыгына эш планы каралган

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Ютазы районы Ютазы урта мәктәбендә «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган. Аның кысаларында эшкә йомгак ясалган һәм 2022 елның беренче яртыеллыгына чаралар планы турында фикер алышынган.

Укучылар «Хәтер бакчасы», «Урманны янгыннан сакла», «Татарстанның чиста урманнары», «Яшә, чишмә, яшә!» , «Макулатура тапшыр – агачны коткар» акцияләрендә, төрле республика һәм бөтенроссия конкурсларында катнашыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International