Лубян урман-техника көллиятендә Россия студентлары көненә багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында 2021 елда студентларның эшенә йомгак ясалды. Укучылар укуда, спортта, фәнни-тикшеренү һәм иҗтимагый эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен бүләкләнде.
Студентларны бәйрәм белән котлап, бүләкләрне көллият директоры Рим Фәхразыев тапшырды.
«Ел студенты – 2021» номинациясендә 33 нче бакча-парк төркеме студенты Алия Фәйзрахманова җиңүче булган. «Ел интеллектуалы» номинациясендә Карина Әхмәтҗанова (41 нче урман хуҗалыгы төркеме), «Елның иҗади шәхесләре» – Артем Ринатов (21 нче у/х төркеме), Әнвәр Гәрәев һәм Данил Лачугин (31 нче у/х төркеме), «Ел тикшеренүчесе» – Владимир Шишкин (41 нче у/х төркеме), «Ел профессионаллары» – Сергей Иванов, Марсель Низамиев (41 нче у/х төркеме), Илназ Бикмуллин (31 нче у/х төркеме), Кирилл Андриянов (32 нче икътисад төркеме), Кирилл Андриянов (32 нче икътисад төркеме), Снежанна Кодес, Анастасия Караморкина һәм Аделина Хәйруллина (33 нче бакча-парк төркеме), «Ел эковолонтерлары» – Ралия Зиннәтуллина һәм Маргарита Дәүләтшина (41 нче у/х төркеме), «Елның җәмәгать эшлеклеләре» – Артем Козырев һәм Антон Поляков (22 нче икътисад төркеме), «Ел спортчылары» – Радел Гобәйдуллин, Карина Степанова (33 нче бакча-парк төркеме), Татьяна Гребенкина, Сергей Степанов (22 нче икътисад төркеме) һәм Глеб Алексеев (41 нче у/х төркеме).