Азнакай районы Актүбә поселогының 2 нче урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү максатында очрашу уздырылган

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Азнакай муниципаль районының Актүбә шәһәр тибындагы поселогында 2 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү максатында очрашу уздырылган. Анда «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Мәлбагыш кишәрлеге урманчысы Бәхтияр Хашимов катнашкан.

Очрашу барышында Бәхтияр Хәшимов балаларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча үткәрелә торган эшләр һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән. Шулай ук балалар Лубян урман-техника көллияте, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, әзерлек юнәлешләре һәм укыту шартлары турында да белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International