Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Әлки муниципаль районының Иске Салман һәм Салман авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында катнашты.
Гражданнар җыеннарында 2021 елда авыл җирлекләренең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.
Министр Равил Кузюров үз чыгышында илкүләм проектларны, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы, узган елда ирешелгән төп күрсәткечләр һәм нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул шулай ук республикада гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чаралары турында да җентекләп сөйләде.