Кичә, 27 гыйнварда, «Казан педагогика көллияте» ДАҺББУ базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары өчен «Проект эшчәнлеге» I төбәк интеллектуаль батлы узган. Ярышларда директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сираҗетдинова, психолог Гүзәл Мәҗитова, укытучылар Светлана Тарасова, Юлия Костина һәм Юлия Галиева каташында Лубян урман-техника көллияте командасы катнашкан.
Бәйгедә катнашучылар урта һөнәри белем бирү укытучыларының проект эшчәнлеге белән бәйле берничә биремне үтәгәннәр. Батл нәтиҗәләре буенча 1 нче урын Лубян урман-техника көллияте командасына бирелгән.
Котлыйбыз!