ТР «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУның документлар белән тәэмин итү белгече Илсөя Вәлиева В.В.Карпов исемендәге лицейның «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән.
Дәрес барышында берләшмәнең 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалган һәм бу елга бурычлар билгеләнгән.
Фикер алышудан соң Илсөя Вәлиева укучыларга кыска метражлы «Хезмәт кешесе - урманчы», «Урманда агач аударучы», «Урман хуҗалыгы белгечләре» фильмнарын күрсәткән һәм «Урман белгечләре» дигән викторина үткәргән.