«Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре 2022 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерләнә. «Хәзерге вакытта халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-аңлату эшләре алып барабыз. Шул исәптән бу – авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында мәгълүмат бирү, – дип хәбәр итте җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов. – Белгечләр урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек барышы, ут белән сак эш итү кирәклеге һәм билгеләнгән кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылык чаралары турында сөйли».
«Шулай ук, план нигезендә, ирекле янгын дружиналары төзү, җир өстендә патрульлек итү маршрутларын раслау буенча да эш алып барыла, – дип өстәде Владимир Ишморатов. – Март-апрель айларында мәгълүмат листовкалары һәм брошюралар таратуга керешәчәкбез».