Бураково урта мәктәбендә укучыларны «Яшь урман белгече» мәктәп урманчылыгы сафларына багышлау тантанасы узган

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Спас районының Бураково урта мәктәбендә укучыларны «Яшь урман белгече» мәктәп урманчылыгы сафларына багышлау тантанасы булып узган. Чарада «Болгар урманчылыгы» ДКУ урманнарны саклау һәм яклау инженеры Мәдинә Мулинова, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте координаторы Алексей Мәсхутов һәм биология һәм химия укытучысы Лариса Захарова катнашкан.

Тантана барышында балалар таныклыклар алганнар һәм табигатьне сакларга һәм якларга ант инткәннәр. Берләшмәгә барлыгы 5 кеше кертелгән.

Чарадан соң «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте символлары» республика конкурсында җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International