2022 елның гыйнварында Дәүләт урман инспекторлары урманнарда 1 меңнән артык патрульлек үткәргән

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

2022 елның гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шулай итеп, бу чорда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләренә 1 меңнән артык патрульлек үткәргән, административ хокук бозулар турында 35 беркетмә төзелгән.

Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча еш очрый торган җитешсезлекләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International