Азнакай районының Актүбә ш.т.п. «Развитие» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Татнефть» ГАҖнең «Яшел калкан» экологик программасы кысаларында «Чиста бистә» дигән түгәрәк өстәл узган. Анда «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Мәлбагыш кишәрлеге урманчысы Бәхтияр Хашыймов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече Эльза Вәлиева, Актүбә ш.т.п. гомуми белем бирү оешмаларының 7-8 нче сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашкан.
Түгәрәк өстәл барышында укучылар үзләренең «Батарейкалар, бирешегез!» (кулланылган батарейкаларның табигать һәм кеше өчен зыяны турында), «Кирәкмәгән әйберләргә икенче тормыш» (ташландык материаллардан файдалану турында) һәм «Планетаны сакла! Битлекне үзем яса!» (күп тапкыр кулланып була торган битлекләр ясау) проектларын тәкъдим иткәннәр.
Аннан соң «Сорау-җавап» экологик уены үткәрелгән. Түгәрәк өстәл азагында бистәнең һәм тулаем районның экологик проблемалары, аларны хәл итү мөмкинлекләре турында фикер алышынган.
Чара нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән: беренче урында – 1 нче урта мәктәп, икенчедә – 3 нче урта мәктәп, өченчедә – 2 нче урта мәктәп.