Министр Равил Кузюров Түбән Кама муниципаль районында эш визиты белән булды

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булды. Килеп җитү белән «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Аны җитәкче-урманчы Радмир Галимов һәм урман хуҗалыгы директоры Илдус Сафин озатып йөрде.

Аерым алганда, министр урман янгыннарын сүндерү станциясен һәм урманчылыкның административ бинасын карап чыкты. Министрга учреждение бинасында эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр урнаштырылган, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системалары ремонтланган, дип сөйләделәр.

Шулай ук очрашу барышында 2022 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Равил Кузюров белгечләргә халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-аңлату эшләре алып барырга, урман янындагы кишәрлекләрне коры үлән үсемлекләреннән, чүп-чар калдыкларыннан, ауган агачлардан арындыру яки янгынга каршы махсус полоса яисә башка киртәләр белән аерып чыгару кирәклеге турында җиткерде.

Эш сәфәре кысаларында министр Түбән Кама шәһәренең Советлар йортында узган «2021 елда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» киңәйтелгән киңәшмәсендә дә катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International