Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты урман саклау мәсьәләләре буенча семинар үткәрәчәк

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

16-17 мартта урманнарны корткычлардан һәм авырулардан саклау мәсьәләләре буенча онлайн-семинар узачак. Аны Бөтенроссия урман хуҗалыгы җитәкчеләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты оештыра.

Семинар барышында урман утыртмаларына урман авырулары буенча тикшеренүләр үткәрү, аларның сыйфатын тикшереп тору мәсьәләләре һәм урман законнарында урманнарны саклауга кагылышлы соңгы үзгәрешләр турында фикер алышачаклар. 

Тулырак мәгълүматны 8 (496) 532-89-09 телефоны, e-mail: dogovor@vipklh.ru, s5328909@vipklh.ru аша белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International