Татарстан Республикасында 2022 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эш планы нигезендә, урманчылыклардагы вәкилләр авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында янгын куркынычсызлыгы тематикасына докладлар белән чыгыш ясый.
Шулай итеп, бу атна башында «Кама урманчылыгы» ДКУ кишәрлекләрдәге урманчылары Рифкать Исмәгыйлев һәм Юрий Чернов Балык Бистәсе районының Шумбут авыл җирлеге һәм Мамадыш районының Түбән Сон авыл җирлеге гражданнары җыеннарында катнашканнар. Белгечләр үз чыгышларында 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына барган әзерлек эшләре һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык чаралары турында сөйләгәннәр. Исегезгә төшерик, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 3 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга – 20 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Урманчылар урман янындагы кишәрлекләрне, кар эреп бетү белән, коры үлән үсемлекләреннән, урман калдыкларыннан, урып-җыю, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка ягулык материалларыннан чистартып чыгу яисә янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яки янгын таралуга каршы тора ала торган башка төрле чаралар белән аерып чыгару кирәклегенә аерым игътибар юнәлткәннәр.