2023 елның 1 мартында урманнарны үзләштерү проектын эшләүнең яңартылган тәртибе гамәлгә керә. Яңалык документны эшләү, аңа үзгәрешләр кертү, форматка таләпләр тәртибенә кагылачак - хәзер ул бары тик электрон рәвештә генә булачак. Үзгәрешләр кертелүгә бер елдан бераз гына артык вакыт калды һәм урманнан файдаланучылар өчен яңа таләпләргә җайлашу өчен вакыт бар.
Яңартылган документ урманнарны үзләштерү проектына үзгәрешләр кертү очракларының исемлеген киңәйтә. Бу яңалыкны урманнардан файдаланучылар үзләре башлап тәкъдим иткән: гамәлдәге тәртиптә үзгәрешләр кертү өчен нибары 2 генә нигез бар, бу исә нәтиҗәле эш өчен җитәрлек түгел. Яңа вариантта очраклар исемлеге 6 кадәр арттырылган. Шулай итеп, үзгәрешләрне урман авыруларына карата тикшеренүләренең расланган актлары нигезендә, агач әзерләүнең еллык күләмен исәпкә алып, шулай ук дәүләт урман реестрына үзгәреш керткәндә урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы нәтиҗәләре буенча кертергә мөмкин булачак.
Яңа документ көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куллануны күздә тота. Аны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган бердәм порталы аша, шулай ук башкарма хакимият органнары белән урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтле вәкилләр белән үзара хезмәттәшлекнең башка мәгълүмати технологияләре ярдәмендә яисә бердәм идентификация һәм аутентификация системасын кулланып рәсми сайт аша алырга мөмкин булачак.
Яңартылган тәртип Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2021 елның 16 ноябрендәге 864 номерлы, урман тармагының ачыклык дәрәҗәсен арттыру һәм аны цифрлы рәвешкә күчерү юнәлешендәге боерыгы белән расланган. 2023 елның 1 мартына кадәр тармакта урманнарны үзләштерү проекты составына булган таләпләр һәм аны эшләү тәртибе гамәлдә булуын дәвам итә.