«Чиста булачак» мәктәп урманчылыгында эшкә йомгак ясалган һәм 2022 елның 1 нче яртыеллыгына чаралар планы буенча фикер алышканнар

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Спас районының 1 нче номерлы Болгар урта мәктәбендә «Чиста булачак» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган. Чарада эшкә йомгак ясалган һәм 2022 елның 1 нче яртыеллыгына чаралар планы каралган. Фикер алышуда «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары һөнәри белем бирү ФДАМУ 3 курс студенты, Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үзара тәртипкә салучы Алексей Мәсхүтов катнашкан.

Алексей Мәсхүтов балаларга табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашулары һәм халыкны экологик агарту буенча башкарыла торган эшләре өчен рәхмәт белдергән. «Сез барыгыз да зур булмаса да, әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм экологияне яхшыртуга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез», - дип билгеләп үткән ул.

Җыелыш азагында «Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының хәрәкәт символлары» республика бәйгесендә җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International