Бүген Урман хуҗалыгы министрлыгында «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин, урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов, район башкарма комитеты, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәне ачып, министр Равил Кузюров эш регламентын игълан итте.
Аннары нотыклар белән җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин, урман хуҗалыгы директоры Рәис Хәлитов һәм урманнарны саклау һәм яклау инженеры, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Виктор Зайкин чыгыш ясады.
Ранил Рәхмәтуллин урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2021 елда Тәтеш урманчылыгы территориясендә 55 гектар мәйданда – урманнарны торгызу, 42 гектарда – яклагыч урман утыртмалары утырту, 278 гектарда – урман культураларын агротехник яктан карау, 64 га – урман культураларын эстәп утырту, 0,91 гектар урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылган. Урман хасил итүче төп токымнарның 1 мең кг орлыгы әзерләнгән һәм 369 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.
Урман авыруларына каршы 1,9 мең га мәйданда тикшеренүләр уздырылган, 83 гектарда санитар-савыктыру чаралары гамәлгә ашырылган.
Рәис Хәлитов товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләренә тукталды, Виктор Зайкин 2021 елда башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде.
Утырышка район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм министр Равил Кузюров йомгак ясадылар. Рәмис Сафиуллов Министрлык җитәкчелегенә хезмәттәшлек, ведомствога караган оешмаларның фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде.
Равил Кузюров белгечләргә урман законнары бозылу очракларын ачыклау һәм кисәтүне контрольдә тотуны һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлекне көчәйтергә кушты. «Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында актив агитация-аңлату эшләре алып бару турында да сорыйм, – диде министр. – Бигрәк тә 10 нчы пункт: кар капламы эреп бетү белән урманга якын территорияне корыган үләннәрдән, урып-җыю калдыкларыннан, аунаклардан, агач кисү калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка төрле янучан материаллардан чистарту яисә урманны янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки янгынга каршы башка төрле киртәләр белән аерып алуны тәэмин итү өлешендә».