Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ильяс Галимов Экология буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында призер булган. Конкурста Татарстан Республикасының 25 муниципаль районыннан 152 укучы катнашкан.
Олимпиаданың төбәк этабы шартлары буенча, Ильяс Галимов берничә теория биремен үтәгән һәм табигатьне саклау тематикасына проект тәкъдим иткән.