Министр Равил Кузюров Әлки муниципаль районы советы утырышында катнашты

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Бүген «Әлки мәдәният йорты» МБУ Әлки муниципаль районы советы утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Александр Никошин һәм башкалар катнашты.

Төп доклад белән район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Әлки муниципаль районының 2021 елдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 ел бурычлары белән таныштырды.

Утырыш кысаларында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев, «Базарлы Матак РҮХ» ДАССО баш табибы Светлана Одушкина һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International