Равил Кузюров эш визиты белән Спас муниципаль районында булды

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Спас муниципаль районында булды. Ул «Болгар урманчылыгы» ДКУ һәм «Болгар урман хуҗалыгы» ДБУнең 2021 елда эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында киңәшмә үткәрде. Утырыш Болгар шәһәре хакимияте бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Фәргать Мөхәммәтшин, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Евгений Мулинов һәм урман хуҗалыгы директоры Хәйдәр Хәбибуллин докладлар белән чыгыш ясадылар.

Евгений Мулинов үз чыгышында катнашучыларны 2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында Болгар урманчылыгы территориясендә 25 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды. Шулай ук 410 мең стандарт утырту материалы үстерелде», – дип хәбәр итте ул.

Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында урманнарда 683 мәртәбә патруль узган, урман законнарындагы мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы турында 34 кисәтү бирелгән.

Шулай ук Евгений Мулинов үткәрелгән санитар-савыктыру чаралары, табигать саклау акцияләре, башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшчәнлеге турында сөйләде.

Хәйдәр Хәбибуллин товар продукциясе җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү, агач ташу һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә тукталды.

Министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Сезнең барыгызга да фидакарь хезмәтегез һәм урман тармагын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – Киләсе чорга өстенлекле бурычлар буларак, 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлекне билгеләргә телим. Шулай ук урман комплексын цифрлаштыру, хезмәткәрләрне укыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International