Түбән Камада «Объективта табигать» фотокүргәзмәсе ачылачак

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

2022 елның 18 февралендә Түбән Кама шәһәрендә халык рәссамы А.С. Фәтхетдинов музеенда «Объективта табигать» дигән фотокүргәзмә ачылачак. Кунаклар Түбән Кама муниципаль районында һәм Татарстан Республикасында сурәтләнгән уникаль табигать күренешләре белән таныша алачаклар.

Экспозицияне теләге булган һәркем агымдагы елның 14 мартына кадәр карый ала. Күргәзмә атнаның барлык көннәрендә, дүшәмбедән тыш, иртәнге 10 сәгатьтән кичке 6 сәгатькә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International