Балык Бистәсе районында Кызыл Йолдыз урманчылыгы һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Балык Бистәсе ш.т.п. администрациясе бинасында Кызыл Йолдыз урманчылыгының һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев, «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ директоры урынбасары Илназ Әхмәтханов, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең белгечләре, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәдә җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев, урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров, урман хуҗалыгы директоры урынбасары Илназ Әхмәтханов һәм урманнарны торгызу инженеры, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Иван Большаков чыгыш ясады.

Нияз Таҗмиев узган ел урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, 2022 елгы урманнарда барган янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләре турында сөйләде.

«План нигезендә, хәзерге вакытта халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча актив агитация-аңлату эшләре алып барыла. Шул исәптән бу – авыл җирлекләре башлыклары, урманнан файдаланучылар белән очрашулар, мәгълүмати хатлар җибәрү», – дип билгеләп үтте ул.

Илназ Әхмәтханов урман хуҗалыгының 2021 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә, Иван Большаков башлангыч һөнәри берлек оешмасы эшенә һәм һөнәри берлек әгъзалары өчен тормышка ашырылган социаль ярдәм чараларына тукталды.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшен көчәйтүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International