Бүген «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында «Россия чаңгы юлы – 2022» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды. Казан шәһәрендә ярышлар дүрт мәйданчыкта – Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында, Горкино-Әмәт урманында, Гаврилов урамы буенча Казансу елгасы ермагында һәм Нагорный бистәсендә узды.
Чараның үзәк мәйданы «Локомотив» стадионы булды. 2, 3, 5 һәм 10 километрга чаңгы ярышлары оештырылды. Ярышта министрлыклар, ведомстволар, Казан шәһәреннән төрле оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Чаңгы ярышына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә кушылды.
«Россия чаңгы юлы» – Россиядә иң массакүләм спорт чарасы. 1982 елдан башлап йөзләрчә мең фикердәш: профессиональ атлетлар, спорт ветераннары һәм төрле яшьтәге чаңгы ярышларын яратучылар бөтен ил буенча стартка чыга.