Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Актаныш һәм Минзәлә районнарында булды.
Актаныш районында Рәис Гомәров 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Актаныш авылында администрация базасында узды, анда муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов, «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында Актаныш кишәрлеге территориясендә урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыру, урман сагы һ.б. мәсьәләләр каралды.
Минзәлә районында министр урынбасары Минзәлә урманчылыгы һәм Минзәлә урман хуҗалыгы коллективлары җыелышын үткәрде. Минзәлә шәһәрендә администрация бинасында узган чара барышында оешмаларның 2021 елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов катнашты.
Җыелышта җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев, урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин һәм урман хуҗалыгының баш икътисадчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Айгөл Сәйрәнова чыгыш ясады.
Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров оешмаларның узган елгы эшенә уңай бәя бирде. Шулай ук ул белгечләргә санитар-савыктыру чараларын үткәрүгә, Татарстан Республикасы «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, техниканы сак эшләтүгә, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.