«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Чирмешән лицее укучылары өчен кулдан «Ләкләк» ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Чирмешән районы Чирмешән лицееның 4 «А» сыйныфы укучылары өчен кулдан ләкләк ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр.

«Мастер-класс алдыннан без эшчәнлегебез, үткәрелә торган чаралар һәм акцияләр, кәгазьдән сарыф итмичә файдалану һәм табигый байлыкларга сакчыл караш турында җиткердек, – дип сөйләде «Лесовичок» берләшмәсендә катнашучы Алисә Сәлахова. – Тулаем алганда, без халыкка экологик белем бирү буенча системалы эш алып барабыз, төрле лекцияләр, презентацияләр, мастер-класслар, конкурслар үткәрәбез, мәгълүмати кәгазьләр һәм буклетлар таратабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International