Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары узган. Ярышларда барлык уку төркемнәре дә катнашкан.
Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында 1 нче урынны 41 нче урман хуҗалыгы төркеменнән Марсель Низамиев алган, 2 нче урында – Дмитрий Лаптев (12 нче у/х төркеме), 3 нче урында – Василий Тупаев (41 нче у/х төркеме) алды.
Кызлар арасында 1 нче урын өчен көрәштә Надежда Санникова җиңгән (43 нче бакча-парк төркеме), 2 нче урында – Әлфинә Гаптерәүпова (21 нче у/х төркеме), 3 нче урында – Карина Степанова (23 нче б/п төркеме).