Татарстан Республикасында Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман бәйгесенең федераль этабында катнашучыларны билгеләделәр

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсының төбәк этабына йомгак ясадылар. Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс 2021 елның 1 октябреннән 2022 елның 31 гыйнварына кадәр гомуми белем йортлары укучылары, студентлар, шулай ук республиканың мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре (өстәмә белем бирүче укытучылар, урман хуҗалыгы һәм табигатьне саклау оешмалары белгечләре) арасында үткәрелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар 3 номинациядә билгеләнгән. «Урман белеме һәм урманчылык» номинациясендә Арча районы «Лесхоз урта мәктәбе» МББУ «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ильяс Галимов җиңүче булган («Арча урман хуҗалыгы үрнәгендә тотрыклы үсеш стратегиясе аспекты буларак, агачның кирәксез биомассасын җитештерүгә җәлеп итү» проекты), «Мәктәп урманчылыклары – эшчәнлекне программа-методик тәэмин итү» номинациясендә – география укытучысы, Теләче районы «Ф.Хөсни ис. Зур Мәтәскә урта мәктәбе» МББМУ җитәкчесе Илнур Сабирҗанов («Мәктәп урманчылыклары. Укучыларның экологик культурасын үстерүнең нәтиҗәле формасы»), «Урманны һәм урманчылыкны үстерү» номинациясе – Мамадыш районының «Олыяз лицее» МБМУ «Урман дуслыгы” мәктәп урманчылыгы тәрбияләнүчесе Алмаз Дәүләтов («Тамыр губкасына каршы көрәшнең нәтиҗәле чараларын өйрәнү һәм эшләү»).

Җиңүчеләр Татарстан Республикасын Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсының читтән торып уздырылган федераль этабында тәкъдим итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International