Бүген Теләче муниципаль районы хакимияте бинасында 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, ТР «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Нияз Таҗмиев, район башкарма комитеты, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев чыгыш ясады.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар Арыш, Теләче һәм Ленин кишәрлеге урманчылыкларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрү, халык арасында агитация-аңлату эшләре алып бару, урманнарны торгызу эшләрен башкаруга әзерлек мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.