Бүген Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Нурлат һәм Лениногорск муниципаль районнарында булды. Төп максаты – Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең «2021 елда эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлар турында. 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы турында» темасына җыелышларын үткәрү.
ТР Нурлат урманчылыгы һәм Нурлат урман хуҗалыгы коллективлары җыелышы Нурлат шәһәрендә администрация бинасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, район башкарма комитеты, районның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рөстәм Галиев сөйләде. Ул, былтыр урманчылык территориясендә 298,4 гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган, урман культураларын агротехник яктан карау буенча 783,9 га мәйданда эш башкарылган, аларны өстәп утырту – 228 га, яклаучы урман үсентеләре утырту буенча 101,7 га мәйданда эшләр башкарылган, дип сөйләде. Төп урман хасил итүче токымнарның 775 кг орлыгы (план күрсәткеченең 277%) әзерләнгән һәм 765,4 мең данә стандарт утырту материалы (118%) үстерелгән.
Шулай ук ул уздырылган санитар-савыктыру, контроль-күзәтчелек чараларына, табигатьне саклау акцияләренә, 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлеккә һәм башкаларга тукталды.
Аннары җыелышта докладлар белән «Нурлат урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Спартак Еливанов һәм Восход кишәрлеге урманчысы, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Илдар Йосыпов чыгыш ясады.
Министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2021 елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Быел безнең алда «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын уңышлы гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычы сезонын гадәттән тыш хәлләрдән башка уздырып җибәрү һәм, әлбәттә инде, урман тармагын цифрлы трансформацияләү бурычы тора», – дип билгеләде ул.
Киңәшмәдән соң министр урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының административ бинасын карады, учреждениеләр коллективлары белән аралашты.
2021 елда «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш нәтиҗәләре турында Лениногорск шәһәре администрациясе бинасында фикер алыштылар. Утырыш эшендә муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.
Төп нотык белән җитәкче-урманчы Радий Салихов чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү эшләре комплексын, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге һәм агымдагы елга планнар үтәлеше нәтиҗәләре турында сөйләде. «Хәзерге вакытта урманнарда янгын куркынычы сезонына актив әзерлек бара, – диде Радий Салихов. – Авыл җирлекләре башлыклары, урманнардан файдаланучылар белән очрашабыз, мәгълүмати хатлар җибәрәбез һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларын үткәрүгә әзерләнәбез».
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров учреждение хезмәткәрләренә янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлеккә, урман законнарын бозуларны кисәтүгә һәм ачыклауга, республиканың табигатьне саклау акцияләрен үткәрүгә бәйле берничә йөкләмә бирде.