«Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР Урманнарны яклау үзәгенең эш юнәлешләре турында белгәннәр

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Зеленодольск районы Әйшә урта мәктәбенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенә барганнар. Балалар өчен экскурсияне филиал директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова һәм «Татарстан урман орлыгы станциясе» бүлеге башлыгы Елена Мурзаева үткәргән.

Экскурсия барышында балалар ТР Урманнарны яклау үзәге эшчәнлегенең юнәлешләре, урман авыруларын күзәтеп тору һәм урманнарны торгызуны мониторинглау максатлары һәм бурычлары турында белгәннәр, орлыкларның чәчүлек сыйфатын билгели торган җайланманы күргәннәр. Шулай ук балалар урман үсемлекләре орлыклары федераль фонды турында фильм да караганнар.

Очрашу ахырында «Урман белгечләре» һәм «Туган як агачлары» дигән викторина үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International