ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 2022 елга Мамадыш һәм Кама урманчылыклары өчен төп бурычларны билгеләде

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ,  «Кама урманчылыгы» ДКУ,  «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ,  «Кама урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында. 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы» темасына киңәшмә үткәрде.  Анда муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре, район башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Төп нотыклар белән «Мамадыш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фаил Хәлиуллин һәм «Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Альберт Шамилов чыгыш ясады. Алар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен башкару нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында җентекләп сөйләделәр.

Аерым алганда, Фаил Хәлиуллин хәбәр иткәнчә, 2021 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 179 га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. «Шулай ук 3,1 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 1,9 миллион стандарт утырту материалы үстерелде», – дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, урман авыруларын тикшерү – 1,1 мең га, санитар-савыктыру чаралары 206,7 га мәйданда башкарылган.

Альберт Шамилов хәбәр иткәнчә, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру барышында узган ел урманнарда 273 патрульлек уздырылган, административ хокук бозулар турында 96 беркетмә төзелгән һәм урман законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында 60 кисәтү бирелгән.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 270,5 километр озынлыктагы янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу һәм яңарту, 5,8 километрлы урман юлларын төзү һәм үзгәртеп кору эшләре башкарылды», – диде ул.

Аннары башлангыч һөнәри берлек оешмалары рәисләре, урманнарны торгызу буенча инженерлар Рузалия Галимуллина һәм Әлфия Малкова чыгыш ясадылар.

Министр Равил Кузюров ведомствога караган оешмалар белгечләренә фидакарь хезмәтләре һәм урман тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «2022 ел бик тыгыз булырга охшаган. Без урман комплексын цифрлы үзгәртеп кору, республика урманчылыкларының һәм урман хуҗалыкларының матди-техник базасын яңарту, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт шартларын яхшырту буенча эшне дәвам итәргә планлаштырабыз, – дип ассызыклады министр. – Хәзер безнең төп бурыч – янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына сыйфатлы әзерлек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International