Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның 2021 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Зәй урманчылыгы» ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш Зәй шәһәре администрациясе бинасында узды.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Ирина Забродина чыгыш ясады. Ул урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы һәм агач әзерләү эшләре, 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе һ.б. турында сөйләде.
Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау һәм урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту белән бәйле берничә йөкләмә бирде.
Шулай ук бүген Илгизәр Зарипов «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча да шундый ук киңәшмәдә катнашты. Җыелыш Түбән Кама шәһәре администрациясе бинасында узды.
2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү буенча дәүләт йөкләмәсен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Радмир Галимов сөйләде.
«Узган ел нәтиҗәле эшләгәнегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Киләсе чорга төп бурычлар – барлык урман торгызу эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкару һәм янгын куркынычы янаган чорны гадәттән тыш хәлләрдән башка гына уздырып җибәрү».