Татарстан халкы «Эковики» платформасында «Кошларның сакчылары» россиякүләм флешмобы кысаларындагы акцияләрдә һәм конкурсларда катнаша алалар

2022 елның 18 феврале, җомга

«Эковики» платформасында «Кошларның сакчылары» россиякүләм флешмобы кысаларында кошлар өчен җимлек ясау акциясе үткәрелә. Аңа теләге булган һәркем кушыла ала. Моның өчен «кошлар өчен ашханәләр» ясау буенча мастер-класс үткәрергә, социаль челтәрләрдә бу постны урнаштырырга һәм оештыручылар белән шәхси кабинетта нәтиҗәләр белән уртаклашырга кирәк. Конкурс 2022 елның 30 мартына кадәр дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белергә була: https://ecowiki.ru/winterbirds-for-activists/.

Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр үзләренең көчләрен башка шәһәрләрдәге кошлар һәм хайваннары турында кайгыртуга багышланган «Тере игелек эзләгәндә» дигән экомәкаләләр конкурсында да сынап карый алалар. Материаллар бу елның 10 мартына кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу шартлары белән биредә танышырга мөмкин:https://ecowiki.ru/konkurs-ekostatej-v-poiskah-zhivogo-dobra/.

Җиңүчеләр өчен акчалата бүләкләр һәм бүләкләр, шулай ук үз эшләрен «Эковики» платформасында бастырып чыгару мөмкинлеге каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International