«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Чирмешән лицеенда «Агачлар – авылыбыз иләге» темасына интеграцияләнгән чара үткәргәннәр

2022 елның 18 феврале, җомга

«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Чирмешән районының «Чирмешән лицее» МББУ 4 «А» сыйныфы укучылары өчен «Агачлар – авылыбыз иләге» темасына интеграцияләнгән чара үткәргәннәр. Аның кысаларында яшь урманчылар балаларга урманнар, аларның экологик, социаль һәм икътисадый үзлекләре турында сөйләгәннәр.

«Яшел үсентеләр зәвык функциясен башкаралар, микроклиматны яхшырталар, артык якты утны җәелдереп җибәрәләр, тузан һәм һаваны пычратучы башка төрле матдәләр өчен иләк булып хезмәт итәләр», – дип билгеләп үткән очрашу барышында «Лесовичок» берләшмәсендә катнашучы Әскәр Мостафин.

Лекциядән соң «Яшел авыл» плакаты әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International