Министрлыкта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә киләсе чорга бурычлар билгеләнде

2022 елның 19 феврале, шимбә

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре, урманчылыкларларның җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырышта төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул урман кишәрлекләрен арендага бирү, даими (чорын билгеләмичә) файдалануга бирү, түләүсез файдалануга бирү, урманнардан файдаланган өчен түләүләр һ.б. мәсьәләләргә тукталды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров урманнардан файдаланган өчен Россия Федерациясе бюджет системасына түләүләр буенча бурычларны (билгеләнгән вакытта алынмаган җыемнарны) булдырмау кирәклегенә басым ясады. «Урманнан файдаланучыларга карата булган барлык чараларны кулланырга кирәк. Урманчы җитәкчеләрдән бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуыгызны сорыйм», – дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International