Быел мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен «Лесной подрост» дигән 7 профильле смена 23 июньнән 13 июльгә кадәр узачак. Иң яхшы 150 яшь урманчы «Орленок» россиякүләм балалар үзәгендә ял итәчәк һәм белемнәрен арттырачак.
Конкурс турында нигезләмә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының рәсми порталында һәм «Орленок» россиякүләм балалар үзәге рәсми сайтында урнаштырылган. Бушлай юллама алу өчен бәйге нигезендә сайлап алуны узарга: 2020-2022 еллардагы казанышлар белән портфолио тапшырырга һәм бәйге биремен үтәргә кирәк. Гаризаны «Орленок» РБҮ автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша 2022 елның 2 маена кадәр тапшырырга мөмкин.
Алынган документлар 20 майга кадәр карап тикшереләчәк һәм нәтиҗәләр буенча Рослесхоз һәм «Орленое» рәсми сайтларында бәйгедә җиңүчеләр һәм аның резервы турында мәгълүмат пәйда булачак.
Игътибар итегез, «Орленок» АМС системасында рәсми сайтта урнаштырылган бәйге турындагы нигезләмәнең актив сылтамасы аша теркәлергә кирәк: center-orlyonok.ru. Бәйге нигезендә сайлап алу шартларына карамаган шәхси казанышларны (дипломнар, грамоталар һ.б.) портфолиога урнаштырырга кирәк түгел. Зур йөкле файллар «zip» форматында яки болыт чыганагында сылтама рәвешендә урнаштырырга киңәш ителә.
Техник ярдәм сораулары буенча «Орленок» РБҮ 8 (86167) 91 584 телефоны буенча яки әлеге электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: konkurs@orlyonok.ru. Оештыру мәсьәләләре буенча – Рослесхозның фән һәм халыкара хезмәттәшлек идарәсенә 8 (499) 230 85 34 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Профильле сменада 2020 – 2022 елларда мәктәп урманчылыкларының «Иң яхшы мәктәп урманчылыгы» россиякүләм күрсәтмә бәйгесендә һәм юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман бәйгесендә җиңүчеләр һәм призерлар, әлеге конкурсларның төбәк этапларында җиңүчеләр һәм призерлар, «Хәтер бакчасы», «Урманнарны саклыйк», «Бөтенроссия агач утырту көне» акцияләренең төбәк мәйданчыкларында актив катнашучылар, шулай ук урман экосистемаларын өйрәнү, урманнарыбызны яклау һәм саклау белән кызыксына торган 11-16 яшьлек балалар катнаша ала.
«Лесной подрост» профильле тематик сменасы 2018 – 2027 елларга мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча чаралар планы кысаларында Рослесхоз тарафыннан оештырылган, аның төп максаты – җәмәгатьчелек фикерен үсеп килүче буынны экологик үстерү, тәрбияләү һәм укыту мәсьәләләренә җәлеп итү.